Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән предприятиеләренә ярдәм чаралары турында онлайн вебинарга чакырабыз

2024 елның 15 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциягә карамаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм үзәге «Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән предприятиеләренә теләктәшлек чаралары турында» темасына вебинар үткәрә.

2024 елның 20 ноябрендә 11:00 сәгатьтә ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды вебинары кысаларында республикада гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлтелгән субъектларына ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак.

Күрсәтелгән чараларның күбесе эшкуарлар өчен түләүсез – халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактын озату, укыту, бер өлеше уртак финанслау шартларында гамәлгә ашырыла – Экспортка ярдәм үзәге халыкара сертификацияләүгә, маркетинг тикшеренүләре уздыруга, халыкара маркетплейсларда урнаштыруга киткән чыгымнарның 80% ка кадәрен финанслый.

Чарага теркәлү 19.11.2024 кадәр әлеге сылтама буенча гамәлгә ашырыла: https://forms.gle/mtzEoKFPJh8UyzFp6.

Вебинарга теркәлү мәсьәләләре буенча Экспортка ярдәм үзәгенең эшкуарлар белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Витушкин Александрга мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өст. 279).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International