Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясе бу көннәрдә Төркиянең Анкара шәһәрендә уза торган Travel Expo Ankara Халыкара туристлык һәм сәяхәт күргәзмәсендә катнаша.
Travel Expo Ankara 2024 Төркия башкаласында 14-17 ноябрьдә җиденче тапкыр уза. Әлеге күргәзмә туристлык юнәлешен алга җибәрү, шулай ук яңа чит ил партерлары белән хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләр ача. Анда йөзләгән турагентлыклар, кунакханәләр һәм Төркия регионнары катнаша, чит ил дәүләтләренең стендлары ачылган, алар арасында, Россиядән тыш, Африка, Латин Америкасы, Европа һәм Азия илләре дә бар.
Татарстан Республикасының туристик потенциалы Россия Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Халыкара туристлыкны үстерү үзәге оештырган Discover Russia милли бренды астында берләштерелгән стендта күрсәтелгән.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре күргәзмәгә килүчеләргә республика дан тоткан ЮНЕСКО мирасы һәм истәлекле урыннары турында сөйлиләр. Шулай ук ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов күргәзмәне рәсми ачу вакытында Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләрен тәкъдир итте.
Әлеге эш «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының турхезмәтләр экспортын 2030 елга өч тапкырга арттыру максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, быел октябрь аенда Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты кысаларында Казанда булуыннан соң төрек халкында Татарстанга килү аеруча зур кызыксыну уятты.
Исегезгә төшерәбез, Төркия Республикасы гражданнары өчен Россиягә керү өчен электрон виза механизмы эшли, ул сәяхәтләрне җиңеләйтә һәм уңайлырак итә.