Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Россия һәм Кытайдан визасыз туристлар алмашуны оештыру өчен туристик оешмалардан мәгълүматлар җыя.
2025-2026 елларга Россия Федерациясе Хөкүмәте белән Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында визасыз төркемле туристлык сәфәрләре турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек алып барырга хокуклы туристлык оешмалары исемлеген төзү максатларында мәнфәгатьле туристлык компанияләреннән ТРның Туристлык буенча дәүләт комитетына документлар пакеты әзерләп җибәрүләрен сорыйбыз.
14 ноябрьгә кадәр:
- туристлык оешмасы турында гомумиләштерелгән мәгълүматларны 1 нче кушымтадагы (Кытай) форма буенча e.varlamova@tatar.ru почтасына җибәрергә кирәк. Мәгълүмат Word форматында бирелә, оешманың исемен рус һәм инглиз телләрендә күрсәтергә кирәк.
18 ноябрьгә кадәр:
- туристлык оешмасының исемен, оештыру-хокукый рәвешен һәм урнашу урынын күрсәтеп, хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлек алып баруга гариза (1 нче үрнәк);
- вакытлыча булу илендә (урынында) үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы туристлык оешмасының һәм (яисә) аның контрагентларының туристларның – Россия Федерациясе гражданнарының (алга таба – туристлар) шәхси иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле ресурслары, көчләре һәм чаралары булуны, аларның мөлкәтенең сакланышын, илнең (урынның) барлык пунктларында туристларга медицина, хокукый һәм башка төр ашыгыч ярдәмнең тоткарлыксыз алынуын раслый торган документ (2 нче үрнәк);
- туристлык оешмасы тарафыннан чит ил туристларының Россия Федерациясендә булу кагыйдәләрен үтәве һәм аларның Россия Федерациясе территориясеннән үз вакытында чыгып китүен тәэмин итү турында, шул исәптән чит ил гражданнарын теркәү, Россия Федерациясе территориясендә булу хокукына документлар рәсмиләштерү тәртибен үтәү турында документ, вакытлыча булу илендә (урынында) үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы туристлык оешмасының һәм (яисә) аның контрагентларының булуы турында, туристлар – Кытай Халык Республикасы гражданнарының (алга таба – туристлар) шәхси иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле ресурслар, көчләр һәм чаралар булуы, аларның мөлкәтен саклау, туристларның вакытлыча булу иленең (урынының) барлык пунктларында медицина, хокукый һәм башка төр ашыгыч ярдәмне тоткарлыксыз алу турында документ (3 нче үрнәк).
Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-90-37.