Туристлыкны үстерүгә субсидияләр алуга гаризалар кабул итү ахырына кадәр 10 көн калды

2024 елның 25 октябре, җомга

2024 елда Татарстан Республикасы территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалы чаралар уздыруга субсидияләр бирү буенча өченче конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

5 октябрьдә 2024 елда Татарстанда туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалы чаралар уздыруга субсидияләр алуга гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар кабул итү дәвам итә һәм 2024 елның 4 ноябрендә 00:00 сәгатьтә тәмамлана.

Катнашу өчен гаризалар Дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү порталында әлеге сылтамалар буенча төзелә:

Туристлык инфраструктурасын үстерү - https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/37a332b6-e106-4cd5-b5e6-fa97e6317e42?competitionType=0

Вакыйгалы чараларга ярдәм итү һәм аларны алга җибәрү - https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/2608398f-540f-4014-a1b3-f23e80dac4ca?competitionType=0

Субсидия һәм тутырырга тәкъдим ителә торган формалар турында тулырак мәгълүмат ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/subsidiya-na-razvitie-turinfrastrukturi-i.htm. 

Шулай ук заявка тутыру һәм конкурста катнашу шартларын телеграмда төркем форматында аңлату мәсьәләләре буенча кайнар линия эшен дәвам итә. Төркемгә сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://t.me/+RUmqZt3ViHZhZWQy.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International