Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Артем Прокофьев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын һәм «Казан марина» туристлык территориясен булдыру чараларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
2024 елда Татарстан Республикасы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында катнашуын дәвам итә – «Туристлык инфраструктурасын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Эш төркеме әгъзаларына Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр алуга һәм вакыйгалы чаралар уздыруга конкурс буенча сайлап алу узган проектлар тәкъдим ителде. Хупланган проектлар 2024 елда республиканың Алексеевск, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Саба, Спас районнарында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә гамәлгә ашырылачак. Утырышта шулай ук бүгенге көндә үткәрелә торган конкурс сайлап алуының икенче этабы мәсьәләсе дә каралды.
Моннан тыш, быел Россия Икътисадый үсеш министрлыгы модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру проектларына ярдәм итү өчен конкурс үткәрергә планлаштыра. Тулырак мәгълүматны ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында белергә мөмкин: https://t.me/tourismRT.