Татарстанга М-12 буенча инде 150 меңнән артык турист килгән

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

М-12 тизйөрешле трассасы ачылу Татарстанга туристлар агымын арттыруга ярдәм итте. Яңа трасса ачылганнан бирле Казанга инде 150 меңнән артык автотурист килгән.

М-12 буенча Татарстанга юл тотучылар өчен махсус рәвештә Visit Tatarstan туристлык порталында өч юл күрсәткече бастырылды, аларда республиканың төп истәлекле урыннары һәм матур урыннары буенча маршрутлар тасвирланган, шулай ук туклану пунктлары һәм төн куну урыннары санап үтелгән. Маршрутлар Татарстанда 4, 5 һәм 6 көнгә исәпләнгән.

Беренче юл күрсәткечендә «Кама Тамагы – Зөя утрау-каласы – Казан – Раифа» маршруты тасвирлана, икенчесендә – «Лаеш – Казан – Алабуга», өченчесендә – «Осиново – Казан – Раифа – Зөя утрау-каласы – Балык Бистәсе – Алексеевск – Чистай – Биләр – Сокуры».

Кунакларны Татарстанның туристлык объектлары һәм мөмкинлекләре турында Казанга керү юлларындагы ягулык салу станцияләрендә хәбәр итү өчен республиканың туристлык карталары әзерләнгән. Буклетларны түбәндәге ягулык салу станцияләрендә алырга мөмкин:

- «Татнефть» МФЗ (Олы Кайбыч) – Казанга таба, 724 км;

– «Татнефть» МФЗ (Егорьево) – Казанга таба, 821 км;

- «Татнефть» АЗС (Казан) – Казанга таба, 20 км.

Автотуризмны үстерү һәм автомобильләрдә сәяхәт итү өчен уңайлы шартлар тудыру «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International