«Туган авылым»да туристлар өчен яңа программалар эшләнде

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

«Туган авылым» милли комплексында туристлар өчен яңа программалар эшләнде. «Гөлчәчәктә кунакта» гастрономия мастер-классы үзенчәлекле, ул башкала халкына һәм кунакларына Татарстан Республикасының милли ашлары һәм татар кыйммәтләре турында сөйли.

Мастер-класска балалар яки 30-40 кешелек зур төркемнәр белән барырга була. Кунаклар белән борынгы татар авыл рецептларының сере белән уртаклашачаклар. Һәр катнашучыга брендлы алъяпкыч һәм баш киеме тапшырыла, аннары алып баручы белән бергә катнашучы үзенең кечкенә гөбәдиясен әзерли.

Моннан тыш, хәзер милли комплекста «исем кушу» йоласы да үткәрелә. Бу «Туган авылым»да яңадан торгызыла торган иң борынгы татар традицияләренең берсе. Комплекс территориясендә «никах» татар никахлашу тантанасын уздырырга мөмкин, алай гына да түгел, никахны теркәүне дә оештырырга мөмкин – ГХАТ хезмәткәрләре комплекска килеп, тантана үткәрәчәк һәм никах турында таныклык тапшырачак.

Туристларга «Мөселман йолалары һәм аларның үзенчәлекләре» программасы кызык булачак, ул Туган авылым мәчете имамы белән әңгәмә вакытында уза.

Яңа ел проектларына, мәсәлән, Яңа ел Сабантуена алдан бронь ачылды - уникаль вакыйга, анда тылсым традицияләр белән очраша, ә балалар һәм өлкәннәр чын татарча әкият атмосферасын тоя ала.

Мастер-класслар һәм экскурсияләр турында тулырак мәгълүматны «Туган авылым» милли комплексының рәсми сайтында: https://tugan-avilim.ru яки 8 (962) 550-30-51 телефоны буенча белергә мөмкин.

Уникаль туристлык объектларын алга җибәрү, халыкка кызыклы сәяхәтләр өчен мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү эше «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының төп максатына туры килә, ул эчке туристлык сәфәрләре санын 2030 елга 140 млн. кадәр арттыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International