ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты Үзбәкстан белән актив хезмәттәшлек итә

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Узган атнада Үзбәкстан Республикасының Бохара һәм Фәрганә өлкәләреннән туристлык тармагы вәкилләре белән очрашулар булды. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты дустанә илләр белән хезмәттәшлекне җайга салуга зур игътибар бирә. Халыкара керү туристлыкны үстерү «Тотрыклы һәм динамикалы икътисад» илкүләм максатының максатчан күрсәткечләренә һәм бурычларына ирешергә ярдәм итә. 2030 елга ил туристлык хезмәтләре экспортын 2023 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда өч тапкырга арттырырга һәм тулаем эчке продуктта туристлык тармагы өлешен 5% кадәр арттырырга тиеш.
 

22 августта Татарстан Республикасы һәм Бохара өлкәсенең туристлык потенциалын онлайн форматта тәкъдир иттеләр. Тыңлаучылар ике төбәктән туроператорлар һәм турагентлар булды. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Бохара өлкәсе Туристлык идарәсе башлыгы Сухробжон Бобокалонов мәдәни-тарихи мирас, гастрономия һәм юнәлешләрнең вакыйгалар потенциалы турында сөйләделәр. «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе президенты Евгений Терентьев Татарстан Республикасының шифаханә-курорт комплексын тәкъдир итте. Шулай ук авиакомпанияләр Үзбәкстан шәһәрләрен Казан белән тоташтыручы очыш программалары белән чыгыш ясадылар.
 

23 августта ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Фәрганә өлкәсе хәкименең туристлык, мәдәният, мәдәни мирас һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге урынбасары Хөршидҗан Әхмәдов белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук Фәрганә өлкәсенең Туристлык идарәсе башлыгы Дилдор Давлатерова, Wine Garden шәраб заводы җитәкчеләре Азизжон Рузматов һәм DILRABO TRAVEL туристлык компаниясеннән Еркинжон Абдуллаев катнашты. Коллегалар Татарстанның GMB Aero һава-йөзгеч клубын җәлеп итеп, Фәрганә өлкәсендә масштаблы һава шар фестивален уздыру планнарын тәкъдир иттеләр. Үзара реклама-мәгълүмати һәм матбугат турлары уздыру мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар.
 

Исегезгә төшерәбез, Казан Үзбәкстан Республикасы белән турыдан-туры авиарейслар: Ташкент, Фәрганә һәм Сәмәрканд белән бәйле. Казаннан Ташкентка сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ЮВТ-Аэро, Ред Вингс һәм Uzbekistan Airways авиакомпанияләре очкычларында барырга мөмкин. Казаннан Фшрганәгә сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә рейсларны Uzbekistan Airways башкара. Казаннан Сәмәркандка – дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә ЮВТ-Аэро һәм Uzbekistan Airways

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International