Татарстанда 3А – «3А Казань Аэропорт» челтәренең яңа юл яны кунакханәсе ачылды

2024 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасы Лаеш районы Сокуры авылында «3а Казан Аэропорт» челтәренең яңа кунакханәсе ачылды.  3А челтәре концепциясе – юлда ял итү өчен заманча һәм уңайлы шартлар булдыру. Бу – челтәрнең Россиядә бишенче кунакханәсе һәм Татарстанда икенчесе.

Кунакханә Казанның Г.Тукай исемендәге халыкара аэропортыннан 15 км ераклыкта, М-12 «Восток» яңа тизлекле трассасыннан чыгу урыныннан ерак түгел урнашкан.

Кунакханәдә – 49 бүлмә: 47 – «Стандарт» категориясендә, мәйданы 18 кв.м., ике олы кешегә һәм бер балага исәпләнгән, ике кешелек зур карават яки бер кешелек ике караваты бар, шулай ук 27 кв. метр мәйданлы 2 олы кешегә һәм 2 балага исәпләнгән «Гаилә» категориясендәге 2 номер бар, аларда ике кешелек бер зур карават һәм ике өстәмә йокы урыны каралган.

Кунакханә туристлар өчен, шулай ук эш максатларында аэропорт янындагы кунаклар өчен бик яхшы туры киләчәк.

Кунакханәне ачу тантанасында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты: «М-12 трассасы янында яңа «3А Казань Аэропорт» кунакханәсен булдыру Татарстанда автотуризм үсешенә ярдәм итә. Бу туристларга, шулай ук төрле машина йөртүчеләргә ял итү өчен яхшы мөмкинлек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International