8 июльдә 2024 елда Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалар үткәрүгә субсидияләр алуга гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурс сайлап алуы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Гаризалар 8 июльдә 20:00 сәгатьтән 7 августта 20:00 сәгатькә кадәр әлеге порталда кабул ителә: https://promote.budget.gov.ru/
Исегезгә төшерәбез, конкурста юридик затлар (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш) һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала.
Субсидияләрне ике юнәлешнең берсе буенча алырга мөмкин:
- Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерү;
- Татарстан Республикасында туристлыкны үстерүгә юнәлдерелгән чараларга ярдәм итү һәм аларны алга этәрү
Субсидия турында тулырак мәгълүмат белән Финанс дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү порталында танышырга мөмкин.
10 июльдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында Финанс дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү порталында гаризаны тутыру мәсьәләләре буенча туры эфир узачак.
Якты һәм кызыклы проектлар көтәбез һәм барлык катнашучыларга уңышлар телибез!