Мамадыш районында яңа уңайлы пляж барлыкка килде

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Мамадышта Кама ярында нарат урманы белән уратып алынган яңа уңайлы пляж ачылды.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының эшче төркеме 2023 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидия алган проектларны кабул итү кысаларында «Бөрсет» ял йорты территориясендә урнашкан яңа пляжда булды.

Субсидия акчасына яр буе территориясе пляжга төшү өчен металл баскыч, җәяүле юллары, киенү өчен кабиналар белән җиһазландырылган. Шулай ук коткару инвентары, медпункт өчен инвентарь, ятаклар һәм зонтиклар сатып алынган.

Пляж Кама елгасының биек ярында нарат урманы белән уратып алынган матур урында урнашкан, шуңа күрә тынлыктан, саф һавадан ләззәтләнергә һәм шәһәр шау-шуыннан ерак булырга теләүчеләр өчен идеаль булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International