Казаннан Идел буйлап метеорлар йөрүен дәвам итә

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген үк Татарстан башкаласыннан Ульяновскига «Михаил Девятаев» дигән яңа метеорда барырга мөмкин. Рейслар һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казан елга портыннан китә.

17 майдан 15 августка кадәр Казаннан 08:00 сәгатьтә китә, Ульяновскига 11:45 сәгатьтә килә. Метеорның тукталып тору вакыты – 4 сәгать. Ульяновскидан кайту рейсы – 16:45 сәгатьтә (җирле вакыт буенча), Казанга килү – 19:30 сәгатьтә.

16 августтан метеорның тукталу вакыты өч сәгатькә кадәр кыскартылачак. Ульяновскидан кайту рейсы 15:45 сәгатьтә (җирле вакыт буенча) китәчәк, Казанга килү 18:30 сәгатьтә булачак.

Бер якка билет бәясе – өлкәннәргә 1000 сум, 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен 500 сум тора. 5 яшькә кадәрге балалар өчен – бушлай, бары тик сервис җыемын (10 сум) гына түләргә кирәк.

Шулай ук 31 майдан Чабаксарга да рейслар эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Яңа рейслар ачылуы турында ТР флоты сайтыннан күзәтеп барыгыз: https://www.флот-рт.рф/.

Билетларны онлайн сатып алырга мөмкин: https://widget.bo.flot.aa44.ru/.

Елга транспорты географиясен киңәйтү 2016 елда Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын үстерүгә ярдәм итә һәм Россия гражданнары өчен ил буйлап сәяхәт итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты бурычларына җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International