20 майда Дубай шәһәрендә Park Regis Kris Kin кунакханәсендә җирле туроператор Al Rayah һәм Fly Dubai авиакомпаниясе ярдәме белән 100 туроператор һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре турагентлары белән очрашу узды.
Презентация чараның мактаулы кунагы, Дубайда һәм Төньяк Әмирлекләрдә Россия Федерациясе Генераль консулы Олег Фоминның презентациядә катнашучыларны сәламләү сүзләреннән башланып китте.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре, маршрутлары һәм туристлык инфраструктурасы объектлары яктыртылды. TASIGO кунакханәләре, «Утрау» шәһәр чите клубы һәм «Лес и река» глемпингы үз объектларын тәкъдим итте. Шулай ук воркшоп оештырылып, анда «Персона Грата», «Бюро путешествий Казан» һәм Fun&Sun туроператорлары эшләде.
Fly Dubai авиакомпаниясе Казанга очу программалары турында сөйләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан белән Дубай арасында рейслар көн саен башкарыла.
Барлык кунаклар арасында Татарстан делегациясе Fly Dubai белән бергә Казанга һәм Татарстан кунакханәләрендәге ял көннәренә билетлар уйнатты.