Ташламалы кредит алуга туристлык өлкәсендә проектларны сайлап алу нәтиҗәләре игълан ителде

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Потенциаль заемщиклар реестрларын карау нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясендә туристлыкны үстерү буенча Хөкүмәтнең туристлык өлкәсендә федераль бюджеттан субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча комиссия тарафыннан илнең 55 төбәгеннән гомуми бәясе 900 млрд сум булган  189 проект сайлап алынган.

Алар арасында гомуми номер фонды 38,1 мең номеры булган кунакханәләр һәм күпфункцияле комплекслар төзү буенча 167 проект бар. Ярдәмне номер фонды 27 мең номерлы 110 кунакханә һәм 3, 4 йолдызлы күпфункцияле комплекслар һәм номер фонды 11,1 мең номерлы 5 йолдыз категориясендәге 57 проект  алачак.

Шулай ук аквапарклар төзү буенча 10 проект, тау чаңгысы комплекслары инфраструктурасын булдыру буенча 9 проект һәм ел әйләнәсе күңел ачу парклары төзү буенча 3 проект сайлап алынды. Аларның гомуми саны елына 21,8 млн кеше дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Шул исәптән, 2024 елда ташламалы кредит алу өчен потенциаль заемщиклар исемлегенә Татарстан Республикасының 3 эре инвестиция проекты кертелгән. Алар арасында кунакханәләр төзү буенча ике проект - 4, 5* һәм Казанда термаль комплекс төзү буенча бер проект.

Ташламалы кредитлау программасы эчке һәм керү туристлыгын тотрыклы үстерүгә юнәлтелгән, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021елның 9 сентябрендәге   141 номерлы карары белән Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Гаризалар кабул итү 2023 елның 1 декабреннән башланды һәм 2024 елның 20 феврален кертеп тәмамланды. Сайлап алынган гаризаларның тулы исемлеге белән Россия Икътисади үсеш министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International