«Зур Идел» макротерриториясе турсхемасын эшләүчеләр консорциумы вәкилләренең эш визиты

2024 елның 23 марты, шимбә

Тур схемасы Россия Федерациясенең 13 субъектының, шул исәптән Татарстан Республикасының, бөек  Идел елгасы  тирәсендә берләшкән макротерритория буларак, туристлык тармагын үстерү стратегиясеннән гыйбарәт. Ул туристлык тармагы үсешенең гамәлгә ашыруга мөмкин булган кораллары белән юл картасы форматында төзелгән  яңа юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук ике перспективалы туристлык-рекреацион территория өчен мастер-планнар эшләнәчәк.

Визит кысаларында төзүчеләр республиканың туристлык потенциалы белән танышалар, туристларны җәлеп итү нокталарына, шулай ук туристлык инфраструктурасының перспективалы үсеш урыннарына баралар. Казан шәһәренә, Кама Тамагы, Лаеш, Зеленодольск һәм Югары Ослан районнарына бару планлаштырыла. Моннан тыш, һөнәри берләшмә һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре белән эшлекле очрашулар уза.

22 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Александровна Балтусова, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов һәм башка тармак вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстанның туристлык тармагын үстерү өчен перспектив юнәлешләр мәсьәләләре, шулай ук аерым игътибар таләп итә торган проблемалы мәсьәләләр һәм потенциаль үсеш нокталары каралды.

«Зур Идел» макротерриториясен территориаль- киңлек планлаштыру схемасын эшләү «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «ВЭБ.РФ» Дәүләт үсеш корпорациясе тарафыннан «ПроГород» ҖЧҖ йөзендә башкарыла. Тур схемасын эшләүне быелгы ел тәмамланганчы тәмамлау планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International