Бүген «Казан-Пассажирлар» тимер юл вокзалында республиканың тарихын һәм традицияләрен белү викторинасы нәтиҗәләре буенча Татарстанга сәяхәт откан 9 гаиләне тантаналы рәвештә каршы алдылар.
Викторина 2024 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында «Туганнар-яратканнар» Бөтенроссия гаилә форумында узды.
29 кунакны тантаналы каршы алуда ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Кунаклар Татарстанда 4 көн булачаклар. Алар өчен Казан шәһәренең, Казан Кремленең, Иске Татар бистәсенең һәм «Казан» гаилә үзәгенең төп истәлекле урыннарына, Бөек Болгарга һәм Зөя утрау-шәһәренә бару, шулай ук татар мәдәнияте белән танышуга юнәлдерелгән милли мастер-классларда катнашу планлаштырыла.