Бүген Алабугада шәһәрнең тарихи өлешендә туристлык коды проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен тәкъдим итәләр

2024 елның 2 марты, шимбә

Бүген, 2 мартта, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов шәһәрнең тарихи өлешендә туристлык код проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен карау максатыннан Алабуга шәһәренә килә.

2023 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында «Шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлау буенча төбәк программаларына дәүләт ярдәме» юнәлеше буенча Алабуга шәһәренең тарихи өлешендә туристлык коды проекты гамәлгә ашырылды.

Илкүләм  проектның бу чарасының максаты-тарихи төзелеш кварталлары булган шәһәрләргә, туристлык хезмәте күрсәтүнең төп объектларын бердәм җәлеп итүчән архитектура-мәдәни киңлеккә берләштерү өчен уңай шартлар тудыру хисабына, туристларның өстәмә агымнарын җәлеп итү һәм туристларның бу шәһәрләрдә булу вакытын арттыру.

Алабуга шәһәренең тарихи өлешендә туристлык коды проектын гамәлгә ашыруга финанслауның гомуми күләме 175 млн сум тәшкил итте.

Проект кысаларында Алабуганың тарихи үзәге территориясендә 40 гектар мәйданда эшләр башкарылды. 68 мәдәни мирас объектында һәм монументаль сәнгать һәйкәлләрендә архитектура яктыртуы, 191 бинага стильләштерелгән адрес аншлаглары урнаштырылды, яр буе урамында бинокльләр белән ике күзәтү мәйданчыгы җиһазландырылды (Шишкин буалары өстендә). Төп туристлык маршрутларында 4 стильләштерелгән бәдрәф модуле куелган һәм урам урналары урнаштырылган.

Шулай ук Алабуга урамнарын «Фонарщик» арт-объекты һәм И.В.Шишкин һәйкәле бизәгән. Проект кысаларында шәһәрнең мәгълүмати мөмкинлеге көчәйтелгән: туристларны Алабуганың вакыйгалар һәм башка чаралары турында мәгълүмат бирү өчен  Кама уку театрында демонстрацион экран урнаштырылган, туристларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм Алабуга шәһәрчеге буенча экскурсияләр оештыру өчен күчмә Туристлык мәгълүмат үзәге җиһазландырылган.

Гаилә аудиториясен җәлеп итү өчен паровоз (электромобиль) сатып алынган, ул балаларның шәһәрнең тарихи үзәгендә  йөртүне оештыру өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International