ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында быел РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркемнең Татарстан Республикасының РФ дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы узды.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 2024 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.