«Экспорт: беренче адымнар. Яңа экспортлаучыга нәрсә белергә кирәк?» онлайн вебинарына чакырабыз

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 23 гыйнварында 10:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспорт: беренче адымнар. Яңа экспортлаучыга нәрсә белергә кирәк?»  темасына вебинар уздырачак.

Вебинарда түбәндәге темалар яктыртылачак: кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлдерелгән субъектларына ярдәм чаралары, халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, халыкара маркетплейсларда урнаштыру, шулай ук «Россия экспорт үзәге» АҖнең финанс хезмәтләре каралачак.

Сылтама аша тоташу өчен: https://us06web.zoom.us/j/84427677553?pw d=SO1N7fmDeiClqepwgRQd5oVTOuBQaP.1

Конференциянең идентификаторы: 844 2767 7553

Керү коды: 453161

Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең әйдәп баручы белгече Ширеева Натальяга (843) 222-90-60 (өст. 279) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International