Россиянең төрле төбәкләреннән килгән туристлар Татарстанның турпотенциалы белән таныша

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда туристлык мөмкинлекләрен һәм ял итүне алга этәрү максатыннан ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты Pegas Touristik туроператоры белән берлектә Мәскәү, Калининград, Минеральные Воды, Владикавказ һәм Иркутсктан 40 турагент өчен реклама-мәгълүмати тур үткәрә.

Кунаклар Кремльдә, Бөек Болгарда, Раифа монастыренда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар.

Октябрьдә Татарстанга Санкт-Петербург, Красноярск, Томск туриндустриясе белгечләре килде.

Татарстан һәм ике инфо-турда катнашучы барлык шәһәрләрне «Nordwind» авиакомпаниясенең турыдан-туры авиарейслары бәйли.

Таныштыру турларын уздыру туроператорлар белән хезмәттәшлекне җайга салу өчен нәтиҗәле чара булып тора. Быел ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча республикада Россиянең 17 шәһәреннән һәм Иран, Әзәрбәйҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны кебек дүрт чит илдән 232 туристлык компания вәкиле булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International