Туристлык тармагының яшь белгечләрен «Сириус» федераль территориясендә Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашырга чакыралар

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Сезгә хәбәр итәбез, 2024 елның 1 мартыннан 7 мартына кадәр халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында «Сириус» федераль территориясендә Бөтендөнья яшьләр фестивале- Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча узачак дөньяда иң масштаблы яшьләр вакыйгасы үтүе  турында  хәбәр итәбез.

Катнашу юнәлешләренең берсе - «Туристлык тармагында яшь белгечләр» категориясе.

Гаризаларны кабул итү Бөтендөнья яшьләр фестивале https://fest2024.ru/ сайтында 2023 елның 1 декабренә кадәр шул көнне кертеп, гамәлгә ашырыла.

Фестиваль Кара диңгез ярында Имеретин үзәнендә узачак һәм бизнес, медиа, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, фән, мәгариф, волонтёрлык һәм хәйрия, спорт, иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә, шулай ук төрле балалар оешмаларын һәм берләшмәләрне тәкъдим итүче 20 000 Россия һәм чит ил яшь лидерларын кабул итәчәк.

 

Фото: фестиваль сайтыннан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International