Татарстанда «Ел автосы: Байкал - Мәскәү» зур сәяхәте» автоузышы уза

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында комитет вәкилләренең 7000 километр озынлыктагы «Ел автосы: Байкал - Мәскәү» зур сәяхәте» автоузышын башкаручы «Россиядә ел автомобиле премиясе» компаниясе белән очрашуы булды.

Сәяхәткә старт 2023 елның 27 октябрендә бирелде, туристлык экспертларыннан һәм журналистлардан торган команда «хыял сәяхәте» маршруты буенча 5 автомобиль-гибридтан торган экипажлар составында легендар Байкалдан Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Төмән, Екатеринбург, Уфа, Казан, Түбән Новгород аша Россия башкаласы Мәскәүгә кадәр юл тотты. Һәр шәһәрдә команда төбәкнең туристлык потенциалы белән якыннанрак танышу өчен берничә көнгә туктала.

Татарстанда «Россиядә ел автомобиле премиясе» компаниясе командасы инде күп тапкырлар булды, ул һәрчак традицион туристларны җәлеп итү нокталарына гына тукталмый, ә төбәктә яңа локацияләр ачып, мөмкин кадәр күбрәк кеше ил буйлап сәяхәт итү мөмкинлекләре турында белсен өчен, шуның белән эчке автотуристлыкны үстерә.

«Россиядә ел автомобиле премиясе» командасы автомобильчеләрнең зур аудиториясен илебезнең матурлыгы, бу урыннарның мәдәнияте һәм тарихы, үсеш алган туристлык индустриясе белән таныштыра, шул ук вакытта кая, ни өчен һәм нәрсәдә барырга, автомобильдә туристлык сәяхәтләрен максималь кызыклы, файдалы һәм куркынычсыз итәргә икәнен, автотуристлыкның өстенлекләрен турыдан-туры күрсәтә. 

Экипажлар массакүләм аудитория белән ТВ-, радио-, digital-каналлар аша элемтәдә тора. Проект турыдан-туры репортажларда һәм «Серебряный дождь», федераль радиостанция роликларында,  шулай ук башка ММЧ каналларында һәм блогерларда, «Ел автосы» медиа мәйданчыкларында яңгырый.

Экспедиция Мәскәү Кремле янында 28 ноябрьдә тәмамлана.

«Зур сәяхәт»нең тантаналы финалы 2 декабрьдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында «Россияне той» павильонында узачак, җәмәгатьчелекнең экспедициядә катнашучылар белән очрашуы, моны билгеләп үтү мөһим, Татарстан Республикасы көнендә узачак.

Автоузыш маршруты белән «Премия АГ» ҖЧҖ сайтында (бренд «Россиядә ел автомобиле»  ел саен үткәрелә торган илкүләм премиясе»):  htps://autogoda.ru/ « Ел автосы: Байкал - Мәскәү» зур сәяхәте» проекты турында сайтның махсус бүлегендә: htps://bigtour.autogoda.ru/. танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International