Татарстанда дәүләти-хосусый партнерлык буенча VI Төбәкара форум узачак

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 27 ноябреннән 28 ноябренә кадәр Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта дәүләти-хосусый партнерлык буенча VI Төбәкара форум узачак. Форум 2017 елдан бирле уздырыла, ул шул вакыт эчендә 2000 катнашучыны берләштерә.

Татарстан Республикасының Инвестиция үсеш агентлыгы дәүләти-хосусый партнерлык турындагы законнар нигезендә дәүләти-хосусый партнерлык һәм концессия килешүләре проектларын әзерләүне яисә карауны гамәлгә ашыручы җаваплы затларны катнашырга чакыра. Форумда катнашу бушлай, чараның рәсми сайтында теркәлергә кирәк.

Быелгы чараның төп мәсьәләләре булып сәламәтлек саклау, спорт өлкәсендәге дәүләти-хосусый партнерлык проектларын уңышлы гамәлгә ашыруга, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге дәүләти-хосусый партнерлык законнарын үзгәртүгә, башка субъектларның  төбәк практикасына бәйле мәсьәләләр, шулай ук дәүләти-хосусый партнерлык өлкәсендәге проектларны уңышлы гамәлгә ашыруга ярдәм итә торган төп факторлар турында фикер алышу тора.

Дәүләти-хосусый партнерлык буенча форумны уздыру яхшы традициягә әйләнде, ә ул үзе - дәүләти-хосусый партнерлык механизмнарын куллану мәсьәләләрендә Россия субъектлары хакимияте органнары арасында көчләрне берләштерү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы.

Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге чараның рәсми сайтында танышырга була: https://www.ppptatarstan.ru.

Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгының элемтәләре:

 эшлекле программа буенча– Җиһанова Элина Әзгать  кызы, тел.: (843) 570 4001 (өст.1311), е-mail: Elina.Zhiganova@tatar.ru,

Оештыру  сораулары буенча тел.: (843) 570 4001 (1329), еmail: forumg4p@yandex.ru.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен дәүләти-хосусый партнерлык  механизмын актив файдалана. Төбәкләр рейтингы нигезендә, 2020 елдан 2022 елга кадәрге чорда безнең республика 67 нче урыннан 4 нче урынга күтәрелде.

Хәзерге вакытта Татарстанда сәламәтлек саклау, ял һәм мәдәният, транспорт өлкәләрендә 125 концессион килешү гамәлдә, күпчелек өлешен коммуналь инфраструктура алып тора. Шулай ук Татарстанда спорт өлкәсендә муниципаль-хосусый партнерлык турында илдә беренче килешү төзелде.

Бүгенге көндә республикада дәүләти-хосусый партнерлык механизмын кулланып иң эре проект булып «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын 102 млрд сум күләмендә инвестицияләрнең гомуми күләме «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында төзү һәм эксплуатацияләү турында концессион килешү тора. Әлеге килешү 2022 елның 11 гыйнварында имзаланган.

Шулай ук ел башында Татарстан Республикасында спорт инфраструктурасы объектларын – Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексларын булдыру һәм эксплуатацияләүгә карата 278 млн сумлык инвестицияләр белән ике концессия килешүе төзелде.

 

Фото:  2022 ел форумыннан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International