Россиянең төрле төбәкләреннән Pegas Touristik операторы турагентлары Татарстанның туристлык потенциалы белән таныша

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында туристлык мөмкинлекләрен һәм ял итүне алга  җибәрү максатыннан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Pegas Touristik федераль туроператоры белән берлектә, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән оператор туристлары өчен реклама-мәгълүмати турлар сериясен үткәрә.

Хәзерге вакытта Новокузнецк, Красноярск шәһәрләреннән 18 турагент һәм Санкт-Петербург, Томск шәһәрләреннән 22 турагент Казан Кремленең, Зөя утрау-шәһәрчегенең һәм Раифа Богородица монастыренең истәлекле урыннары белән таныштылар.

Бүген Bilyar Palace Hotel кунакханәсендә ике төркем өчен Татарстанның туристлык потенциалы тәкъдим ителде, шуннан соң алар Бөек Болгарга киттеләр, моннан тыш, төркемнәрнең берсе Алабугага да барачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм барлык инфо-турда тәкъдим ителгән  шәһәрләрне «Nordwind» авиакомпаниясенең турыдан-туры авиарейслары бәйли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International