Татарстан Республикасы туроператорлары игътибарына - «Россия» халыкара күргәзмә-форумының экскурсия программалары

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Мәскәүдә ВДНХда узучы һәм илебезнең соңгы вакытта иң мөһим казанышлары белән таныштыра торган «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында масштаблы экскурсия программасы тормышка ашырыла.

«Больше, чем путешествие» коммерцияле булмаган оешманың гид-экскурсоводлары кунакларны 60 уникаль маршрут буенча уздыра. Экскурсияләргә көн саен 15 мең кунак килә.

Сезне, хөрмәтле коллегаларыбыз, экскурсия программаларын планлаштырганда, туристлар төркемнәрен «Россия» халыкара күргәзмә-форумында булу датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча теркәүне сорыйбыз. Теркәлү түбәндәге сылтамалар буенча мөмкин:

- «Цифрага чуму» («Цифровое погружение») экскурсиясе – https://russia.ru/events/ekskursiia-cifrovoe-pogruzenie,

-  «Туган ил» («Родная страна») экскурсиясе  – https://russia.ru/events/ekskursiia-rodnaia-strana-1,

- «Яшел юл»  («Зеленый путь») экскурсиясе – https://russia.ru/events/ekskursiia-zelenyi-put-2,

- «Минем уңышым»  («Мой успех») экскурсиясе – https://russia.ru/events/moi-uspex,  

- «Арт-сукмак»  («Арт-тропа») экскурсиясе – https://russia.ru/events/ekskursiia-art-tropa-1,

- «Акыллы энергетика»  («Умная энергетика»)  экскурсиясе – https://russia.ru/events/ekskursiia-umnaia-energetika-3.

Тулырак мәгълүмат «Россия» халыкара күргәзмәсе сайтында:https://russia.ru/events/excursions.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International