ТР Туристлык буенча Дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендә эшче төркемнең утырышы узды

2023 елның 27 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының  Туристлык  буенча Дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Артем Прокофьев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының РФ дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

2023 елда Татарстан Республикасы илкүләм  проектта катнашуын дәвам итә - өч федераль проектны - «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык продуктларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру» һәм «Туристлык өлкәсендә идарәне камилләштерү» проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Татарстан Республикасының  Туристлык  буенча дәүләт  комитеты рәисе Сергей Иванов «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм  проекты чараларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

«Бөек Идел юлы» проекты кысаларында  төбәкләр арасында елга аша пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалды. «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин җәйге навигацияне гамәлгә ашыру барышында пассажирларны йөртү нәтиҗәләре һәм ачыкланган проблемалар турында сөйләде, 2024 елның навигация сезонында яңа юнәлешләр үсеше планнары белән уртаклашты.

Утырыш азагында В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясованы туристлыкны үстерүдәге, шул исәптән туристлык тармагы өчен кадрлар әзерләү өлешендә казанышлары өчен Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International