Бүген потенциаль инвесторлар Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан «Казан марина» туристлык территориясе белән таныштылар.
Туризм.РФ корпорациясе һәм ДОМ.РФ банкы коллегалары белән бергә булачак курортның урыны каралды, инвестиция лотларының үзенчәлекләре һәм аларны үстерү буенча планнар өйрәнелде.
«Казан марина» Татарстанга җәлеп итүче яңа урын һәм соңгы 30 елда төзелгән 300 яхтага исәпләнгән тулы цикллы беренче туристлык үзәге булачак. 72,8 гектар мәйданда 1250 номер фондлы төрле категорияле кунакханә объектлары белән тугыз инвестиция лоты булдырылган.
Ул ул хәзерге Идел буе федераль округы территориясе буенча Бөек ефәк юлының тарихи төньяк өлеше зонасыннан узучы «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык маршруты үзәкләре исемлегенә керәчәк
«Казан марина» курортын үстерү «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.