Ел саен үткәрелә торган «Russian Traveler Awards 2023» милли премиясе өчен тавыш бирү 10 ноябрьгә кадәр уза!
Онлайн тавыш бирү илебезнең төп туристлык мөмкинлекләренә багышлана һәм https://awards.rtraveler.ru/ сылтамасы буенча.
Russian Traveler белән бергә киң аудитория сәяхәтләр дөньясында иң яхшыларны билгели һәм Россиянең туристлык картасында яңа нокталар ача: Алтай краеннан Ярославль өлкәсенә кадәр, кунакханәләрдән һәм круизлардан алып милли ризыкларга һәм экомаршрутларга кадәр.
Хәзер премиядә катнашучыларның үз төбәкләренең истәлекле урыннарын яктырту өчен өстәмә мөмкинлеге барлыкка килде.
Тавыш бирү түбәндәге номинацияләр буенча уза:
«Табигый объект»,
«Экскурсия маршруты»,
«Экомаршрут»,
«Россия авиакомпаниясе»,
«Круиз»,
«Мәдәни-тарихи объект»,
«Сәламәтләндерү курорты»,
«Шәһәр отеле»,
«Шәһәр яны отеле»,
«Милли ризык»,
«Халык кәсебе»,
«Фестиваль/бәйрәм».
Премия җиңүчеләрен бүләкләү декабрьдә тантаналы чарада узачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре Russian Traveler журналында һәм rtraveler.ru сайтында бастырылачак