18 октябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитетының «Бөек Идел юлы» илкүләм туристлык маршрутын үстерү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырышы булды.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проекты кысаларында туристлык инфраструктурасын булдыру һәм модернизацияләү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Ул үз чыгышында төбәкара пассажир ташуларны, шул исәптән елга транспортын торгызуга һәм үстерүгә аерым игътибар бирде.
«Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык маршрутын үстерү кысаларында Дәүләт комитеты «Казан-Чебоксар», «Алабуга-Сарапул», «Казан-Ульяновск» юнәлешләре буенча эш алып бара. «Метеор-2020» судносында рейслар башкарылды, планлы режимда «Валдай-45Р» судносында пассажирлар йөртүне дәвам итәләр. 2024 елга планнарда - Казан - Ульяновск, Чебоксар - Казан - Ульяновск, Чаллы - Сарапул юнәлешләре буенча төбәкара турлар булдыру. Күрсәтелгән төбәкләргә турларны «Валдай-45Р» һәм «Метеор-2020» тизйөрешле судноларында төбәкара елга ташуларын җибәрүне һәм курслауны исәпкә алып эшләү планлаштырыла», - дип ассызыклады Сергей Иванов.
Фото: Дәүләт Думасы сайтыннан