«Булган чикләүләр шартларында тышкы икътисадый эшчәнлекне ничек алып барырга» семинарында катнашырга чакырабыз

2023 елның 20 октябре, җомга

2023 елның 31 октябрендә 10:00 сәгатьтә Казанда Эшмәкәр йортында «Чикләүләр шартларында тышкы икътисадый эшчәнлекне ничек алып барырга» темасына семинар узачак. Семинарда халыкара исәп-хисап кораллары, Кытай һәм Гонконгта товар әйләнешен һәм үзара исәп-хисапларны оештыру компанияләре, бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр, экспортка юнәлтелгән предприятиеләргә дәүләт ярдәменең актуаль чаралары һәм башкалар турында сөйлиячәкләр.

Семинарда Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре катнаша ала.

Чарада катнашу бушлай, алдан теркәлү  түбәндәге сылтама буенча: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/2619357.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт, 3 кат (Эшмәкәр йорты). Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контакт - ТР Экспортка ярдәм үзәге эшмәкәрләре белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Наталья Евгеньевна Ширеева, тел.: (843) 222-90-60 (өстәмә. 279).

Семинар Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды һәм «Санкт-Петербург» банкы» ПАҖ тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International