«Ачык Дагестан» туристлык форумында Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдим иттеләр

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

14-15 октябрьдә Каспийск шәһәренең «Анжи Арена» стадионы территориясендә туристлык тармагының нәтиҗәлелеген һәм күрсәтелә торган туристлык хезмәтләренең сыйфат дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүче һөнәри эшлекле мәйданчык булдыру, катнашучы төбәкләр арасында туризм өлкәсендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту максатларында Дагестан Республикасы туристлык  һәм халык сәнгать кәсепләре министрлыгы чакыруы буенча «Ачык Дагестан» туристлык форумы (алга таба - Форум) узды.

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты вәкилләре форумда катнаштылар, анда алар Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим иттеләр һәм Россиянең башка төбәкләреннән коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар.

Форум эшендә Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, академик фән һәм эшкуарлык берләшмәсе вәкилләре, шулай ук туристлык тармагының әйдәп баручы экспертлары катнашты.

Форумның эшлекле программасы кысаларында киңәшмәләр сериясе, дискуссия мәйданчыкларында очрашулар, туристлыкны  үстерүгә, яңа тенденцияләргә һәм перспективалы юнәлешләргә багышланган мастер-класслар демонстрацияләре узды. Моннан тыш, туристлык тармагына инвестицияләр җәлеп итү, тармакның кадрлар потенциалын үстерү, сәнәгать, авыл һәм автомобиль туристлыгы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Чара кысаларында форумда катнашучыларга киң мәдәни программа тәкъдим иттеләр, шулай ук катнашучылар туристлык продукциясе, профильле предприятиеләрнең товарлары һәм хезмәтләре күргәзмәсендә булдылар.

Моннан тыш, Чечен Республикасы туристлык  министрлыгының Грозный шәһәрендәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашу булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International