Казанда «Киләчәк юнәлешләре» халыкара туристлык форумы ачылды

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

2023 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр Казанда «Киләчәк юнәлешләре» туристлык форумы уза. Һәр ике ел саен мәйданчык туристлык индустриясенең иң яхшы экспертларын, туристлык өлкәсендә хакимият органнары җитәкчеләрен, туристлык  өлкәсендә эшләүче эре компанияләр вәкилләрен җыя. 2023 елгы форумның төп темасы-туристлыкта заманча трендлар.

Форум ачылышында Kazan palace by Tasigo кунакханәсенең «Crystal» залында катнашучыларны Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты, Дәүләт Думасының туристлык  һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Артем Прокофьев сәламләде.

 «Форумнарыбызны елдан – ел берләштерә торган төп тема - «Цифрлы технологияләр». Без дүртенче сәнәгать революциясе чорында яшәгәнгә, ясалма интеллект һәм алгоритмнарның реаль тормышыбызга ничек тиз үтеп керүен күрәбез. Хәзерге вакытта без бөтендөнья цифрлы  киңлектә. Күз алдыбызда мәгълүматны кабул итү һәм эзләү үрнәкләре үзгәрә. Хәзерге дөньяда ничек аралашырга, ничек туристларны җәлеп итәргә һәм таләпчән сәяхәтчеләр белән эшләргә-бу һәм башка күп нәрсәләр турында бүген форум мәйданчыгында сөйләшербез», – диде Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. 

Форум «Коммуникацияләрдә яңа чынбарлык: үз туристыңа ничек  аңлатырга»  пленар сессиясеннән башланды, анда  уникаль медиа-продукт булдыру буенча актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Спикерлар «үз клиентларын» ачыкларга, аның сайлавына йогынты ясарга һәм нәтиҗәсез инструментларга ресурсларны  киметергә ярдәм итүче коммуникация каналлары турында фикер алыштылар. Сессияләр экспертлары булып VK «Места» проекты авторы һәм җитәкчесе Ирина Саютина, YouTravel.me онлайн-сервисның коммерция директоры Валерий Бритаус, МТС Travel  медиа нәшриятчысы Лидия Страхова чыгыш ясадылар.

Форумның аерым сессияләре автомобильдә сәяхәт итүгә, менталь һәм балалар ялын, Россиядә актив туристлыкны һәм премиаль турларны үстерүгә багышланган. Бүген һәм иртәгә экспертлар туристлар белән яңа чынбарлыкта аралашу инсайтлары, шулай ук аудитория белән аралашуда яңа технологияләр һәм ясалма интеллект куллану белән уртаклашачак.

Форумның туры трансляциясенә сылтама: https://rutube.ru/video/3ae2b79b212337fc36399501dd131e1a/?r=wd

«Киләчәк юнәлешләре» туристлык форумын Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Россия туриндустрия берлеге (РСТ) ярдәме белән Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International