Мәскәү һәм Татарстан Республикасы буенча реклама-танышу турлары сериясен дәвам итеп, 18 туроператордан торган төркем Россиягә Мәскәү шәһәре Туристлык комитеты һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча килде.
Кунаклар Казанны карадылар һәм Бөек Болгарда булдылар. Бүген республикабызның туроператорлары белән очрашачаклар, Казандагы кунакханәләрне һәм шәһәр яны объектларын карарга барачаклар.
Исегезгә төшерәбез, 1 августтан 55 чит ил гражданнарына, шул исәптән Согуд Гарәбстанына, Россиягә керү өчен электрон виза рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Виза 4 көн эчендә җиңел рәсмиләштерелә һәм билетларны броньлау һәм яшәү дәлилләрен таләп итми.