Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республика халкын Туристлык көне белән котлый.

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда яшәүчеләрне һәм Татарстанның туристлык тармагы хезмәткәрләрен Туристлык көне белән котлыйм!

Без бергәләп кешеләрне бәхетлерәк итәбез, аларга үзебезнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтәбез, аш-суларыбыз белән сыйлыйбыз, аларны  көннең-төннең теләсә кайсы вакытында  каршы алабыз һәм озатып калабыз, иң матур бәйрәмнәребезгә чакырабыз, үзебезнең иң изге урыннарыбыз турында сөйлибез!

Бүген Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык тармагында 50 меңгә якын кеше эшли.

Иң изге теләкләребезне кабул итегез!

РФ Президенты указы буенча илдә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла дип тә өстәргә кирәк. Проект кысаларында Татарстанда өч  төбәк проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла: «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык продуктларыннан һәркем файдалана алуын арттыру» һәм «Туристлык өлкәсендә идарәне камилләштерү».

 «Россиянең туристлык өлкәсен озак вакытлы, ышанычлы, нәтиҗәле үстерү өчен барысы да бар. Бу зур тарихи, мәдәни, табигый, ял итү потенциалы. Табигый-климат шартларының төрлелеге буенча безгә, дөньяда көндәшләр юктыр, димәк, сәяхәтләр, маршрутлар, танып белү һәм сәламәтләндерү туристлык төрләренең дә җанын теләгәнен сайларга була», - дип билгеләп үтте эчке туристлыкны үстерү буенча киңәшмәдә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International