Татарстанда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән туроператорлар өчен танышу туры уза

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең туристлык тармагының 16 вәкиленнән торган төркем Россиягә Мәскәү шәһәренең туристлык комитеты һәм Татарстан Республикасының Туристылык  буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча килде.

Гарәп туроператорлары Мәскәүдә кунакта булганнар һәм хәзер Казанда. Алар Казан Кремлендә булдылар, шәһәр һәм шәһәр читендәге кунакханәләрне карадылар, Зөя утрау-шәһәрчегенә бардылар, ә бүген республикабыз туроператорлары белән очраштылар һәм таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, Россиягә бару өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданнарына виза кирәкми, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә даими яшәүче Һиндстан, Филиппиннар, Индонезия һәм башка милләтләрнең резидентларына 2023 елның 1 августыннан электрон виза рәсмиләштерелергә мөмкин.

Казан белән Дубай арасында FlyDubai авиакомпаниясенең көндәлек туры самолетлары оча, Шарджидан Казанга Air Arabia авиакомпаниясе белән очарга мөмкин, рейслар атнага өч тапкыр башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International