Форумның максаты -фәнни-техник мәгълүмат алмашу, Россиянең халыкара хезмәттәшлектә технологик суверенитетын тәэмин итү өчен импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау.
3 көнлек форумда цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнаша.
21 сентябрьдә РФ цифрлар министрлыгының «спорт, туристлык һәм мәдәниятнең цифрлы трансформациясе» стратегик сессиясе узачак, анда бу өлкәләрдә цифрлаштыру идарә итү процессы буларак каралачак, шул рәвешле кешеләрдә тулы һәм ышанычлы мәгълүматка күбрәк керү мөмкинлеге барлыкка киләчәк һәм хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге артачак.
Фото: ТР Рәисе сайтыннан