Мәскәүдә «Казан марина» туристлык территориясен үстерү мастер-планын тәкъдир иттеләр

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бүген «Туризм.РФ корпорациясе» АҖдә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнехановның «Туризм.РФ корпорациясе» АҖ  генераль директоры Сергей Суханов белән очрашуы узды,  очрашуда Идел буенда ел әйләнәсе уникаль «Казан марина» курортын сату турында фикер алыштылар.

Элегрәк «Казан марина» комплекслы туристлык проектының мастер-планын РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган «Туризм.РФ корпорациясе» Директорлар советы утырышында хупладылар.

Мастер планны гамәлгә ашыру «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.

Булачак «Казан марина» курорты өстенлекле инвестиция проекты дип танылды, бу проектны гамәлгә ашырганда инвесторларга өстәмә ташламалар бирергә мөмкинлек булачак. Ярдәмнең төп чаралары, шул исәптән ташламалы кредитлау, тәэмин итүче инфраструктура төзелешен субсидияләү проектның нәтиҗәле гамәлгә ашырылуын тәэмин итәчәк. Төбәк икътисады сизелерлек нәтиҗә алачак - 1900 яңа эш урыны булдырылачак.

 «Казан марина» комплекслы проекты Татарстанда соңгы 30 елда Иделдә 300 яхтага исәпләнгән беренче үзәккә әвереләчәк. 72,8 гектар мәйданда кунакханә объектлары белән 1 250 номер фонды булган тугыз инвестицион лот төзү планлаштырыла. Курорт «Бөек Идел юлы»  төбәкара туристлык маршруты үзәкләренең берсе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International