Әзербайҗан Республикасы туроператорлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан Республикасының туристлык потенциалы белән танышты

2023 елның 17 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты тарафыннан Әзербайҗан Республикасы  Туристлык буенча дәүләт агентлыгы һәм «Әзербайҗан авиалинияләре» авиакомпаниясе ярдәмендә 13-16 сентябрьдә Әзербайҗан Республикасыннан 10 туроператор һәм журналистлар өчен реклама-мәгълүмат туры уздырылды.

Инфо-тур кысаларында Дәүләт комитетында Әзербайҗандагы хезмәттәшләре өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итү булды.

Кунаклар инфо- тур вакытында Казан шәһәренең истәлекле урыннары, Зөя утрау-шәһәре белән таныштылар, анда Идел буйлап яңа тизйөрешле метеорда  бардылар һәм Бөек Болгарда булдылар.  Шулай ук Әзербайҗан хезмәттәшләре республиканың милли аш-суын һәм номерлар фондын бәяли алды.

Исегезгә төшерәбез, Казан белән Баку арасында турыдан-туры авиаэлемтә урнаштырылган. Рейсларны чәршәмбе һәм шимбә көнәрендә «Әзербайҗан авиалинияләре»  авиакомпаниясе башкара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International