Сегодня в Государственном комитете Республики Татарстан по туризму прошло очередное заседание рабочей группы под руководством депутата Госдумы РФ, члена Комитета Государственной Думы по туризму и развитию туристической инфраструктуры Артема Прокофьева по вопросам участия Республики Татарстан в реализации государственных программ РФ, федеральных целевых программ и других проектов.
2023 елда Татарстан Республикасы илкүләм проектта катнашуын дәвам итә - «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык продуктларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру» һәм «Туристлык өлкәсендә идарәне камилләштерү» өч федераль проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында, шулай ук «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ белән берлектә «Лаеш» туристлык территориясен булдыру проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
Татарстан Республикасында кече елга флотын төзү һәм «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында төбәкара елга ташуларны үстерү буенча кирәкле чаралар турында аерым фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының һава һәм су транспорты бүлеге башлыгы Алмаз Абдрахманов Казан - Ульяновск - Казан маршруты буенча 25 августтан 10 сентябрьгә кадәр булган рейсларны башкарган «Муса Җәлил» метеорында пассажирлар йөртү нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2024 елның навигация сезонында яңа юнәлешләрне үстерү планнары белән уртаклашты.