Статус бирү турындагы карарны Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы каршындагы Эксперт советы «илкүләм туристлык маршруты» статусын бирүгә дәгъва кылучы төбәкләр гаризаларын карау нәтиҗәләре буенча кабул итте.
«Бөек Идел юлы» төбәкара маршруты Идел буеның өч төбәге – Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл буенча уза һәм Казан, Йошкар-Ола, Чебоксар, Зөя утрау-шәһәрчегенә баруны үз эченә ала.
Маршрут идеясе нигезендә тарихи Идел сәүдә юлы ята. Маршрут Идел буе төбәкләрен үстерүдә әлеге сәүдә, транспорт һәм мәдәни юлның ролен күрсәтә һәм туристларга өч милли республиканың мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарын, этник традицияләрен һәм аш-суларын ача. Шулай ук экскурсия программасы кысаларында туристлар Идел елгасы буйлап «Метеор»да йөриячәкләр.
Маршрут буенча сәяхәткә киләсе елда ук китәргә мөмкин булачак, аның озынлыгы кышкы чорда 3 көн/2 төн һәм җәйге вакытта 4 көн/3 төн тәшкил итәчәк.
«Бөек Идел юлы» маршрутының төбәк -консолидаторы-Татарстан Республикасы. Маршрут 2016 елда Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган бер исемле төбәкара проект кысаларында үсеш ала.
«Яңа статус бирү – төбәкләргә өстәмә туристлар агымын җәлеп итүнең яхшы инструменты гына түгел, шулай ук ярдәм чаралары алу өчен дә кирәк. «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында төбәк илкүләм туристлык маршрутын төзекләндерүгә грант алырга мөмкин», – дип сөйләде Россия Икътисади үсеш министрлыгының Туристлыкны үстерү департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Алимбек Хидзев.
«Илкүләм туристлык маршрутлары «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына керә һәм аның үтәлеше индикаторларының берсе булып тора. Төбәкләр бөтен илкүләм проектны алга җибәрү, шулай ук туристларның өстәмә агымнарын җәлеп итү мөмкинлеге ала, чөнки мондый маршрутларны сайлап алу критерийларының берсе - бәя һәм сыйфатның уңайлы нисбәте», – диде Россия туроператорлары ассоциациясе башкарма директоры, Эксперт советы рәистәше Майя Ломидзе.
Фото: интернеттан.