Мәскәүдә БРИКС Халыкара инновацияләр форумында туристлык өлкәсендә инновацияләр кертү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Мәскәү урбанистик форумы мәйданчыгында «Зарядье» паркында цифрлаштыру һәм туристлык индустриясе өчен башка актуаль мәсьәләләргә багышланган ике эшлекле сессия узды. Тармак һәм үзебезнең ИТ-компанияләр вәкилләре Россиядә туристлык технологияләре базарының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр. Очрашулар «Облачный город» БРИКС Халыкара инновацияләр форумы кысаларында узды.

 «Технологияләр безне хыял сәфәренә җибәргәндә» исемле беренче дискуссия инновацияләрнең сәяхәтчеләр тәҗрибәсен ничек үзгәртүенә һәм алар белән үзара хезмәттәшлеккә йогынты ясавына багышланган иде.

Дискуссия кысаларында спикерлар тулаем Россиядә туристлык инфраструктурасы ихтыяҗдан артта кала дигән фикердә килештеләр һәм бу сервисның югары дәрәҗәсе булган сыйфатлы кунакханәләр җитмәүдән күренә. Шул ук вакытта барлык төбәкләрнең дә яхшы сыйфатлы контент җитәрлек күләмдә булган үз туристлык порталлары юк -  шул сәбәпле потенциаль туристларга сәяхәтне планлаштыру катлаулы.

«Чакыру  кабул ителде. Турист өчен  шәһәрләр конкуренциядә»  исеме астындагы икенче дискуссиясе эшендә Татарстан Республикасының  Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты, спикерлар цифрлаштыруның төрле төр сәфәрләргә йогынтысы һәм Россия төбәкләренең туристлык потенциалын ачу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 «Төбәкләрнең төп бурычы - туристлык инфраструктурасын үстерү, ягъни турпродукт яки хезмәт булдыру, сыйфат стандартларын эшләү. Офлайнда тур продуктны  алга этәрү бик мөһим. Турист саннардан арып күзләрен күтәргәч,, без аны чакырырга теләгән төбәкнең рекламасы булырга тиеш», — дип аңлатты Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов..

World Impact Forum платформасын төзүче Исмаил Текин эшлекле туристлыкны үстерүдә технологияләрнең роле турында сөйләде, ә RussiaDiscovery туристлык компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Вадим Мамонтов цифрлы форматка күчү Россиядә актив ял итүне популярлаштырачагын билгеләп үтте.

 «Туристлык  һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында 2030 елга Россия буенча сәяхәтләр саны елына 65 миллионнан 140 миллионга кадәр, ә бу өлкәдә эш урыннары саны 4,7 миллионга кадәр үсәргә тиеш.

1 сентябрьдән Россиядә бердәм «Электрон юллама» мәгълүмат системасы эшли башлаячак. Туроператорлар анда сатып алынган юлламалар турында мәгълүмат тапшырачак, ә туристлар аларны үз кабинетында күрә алачак. Бу туристлык  бизнесының ачыклыгын арттырачак.

Мәскәү туристлык өлкәсендә технологик карарларны кертү тәҗрибәсе белән башка төбәкләр белән уртаклашты. Элегрәк «Зарядье» паркында Мәскәү урбанистик форумының эшлекле сессиясе вакытында Сергей Собянин Россия башкаласы электрон хезмәтләр күрсәтү дәрәҗәсе буенча дөнья рейтингында беренче урынны алды дип белдергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International