Татарстанның елга порты ике яңа судно белән тулыланды - «Михаил Девятаев» «Метеор-2020» һәм А217-1 пассажир судносы

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның елга портында «Татарстан Республикасы флоты» АҖ «Михаил Девятаев» «Метеор-2020» тиз йөрешле пассажир судносын һәм А217-1 пассажир судносын тапшыру тантанасы булды

Яңа  суднолар Зеленодольск заводында ясала. Татарстанда алар техник характеристикалары буенча да, экипаж һәм пассажирлар өчен уңайлылык дәрәҗәсе буенча да заманча таләпләргә җавап бирәләр.

Тантаналы чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың транспорт комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Горький исемендәге Зеленодольск заводы коллективына бүләк - Татарстан Рәисенең Рәхмәтен тапшырды.

Татарстан флотын яңа суднолар белән тулыландыру елга буенча туристлар йөртү планында яңа мөмкинлекләр тудыра, республика халкы һәм аның кунаклары елга буйлап кыска вакытлы сәяхәткә чыга алачак, бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проектының бурычларына туры килә.

Тиздән тагын бер   «Муса Җәлил» исемендәге «Метеора-2020»нең  суга төшүен көтәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, метеорларга Советлар Союзы Геройлары, ватандашларыбыз Михаил Девятаев һәм Муса Җәлил исемнәрен мәңгеләштерү өчен завод эшчеләре инициативасы белән бирелгән. Бүген тантаналы чарада Михаил Девятаевның улы катнашты.

Су асты канатларындагы «Метеор-2020» пассажир судносы сәгатенә 70 км тизлек белән барырга сәләтле һәм ерак араларга 13 сәгатькә кадәр рейслар  ясарга мөмкинлек бирә. Судноның шартлары уңайлырак. Пассажирлар өчен салон эчендә юллар киңәйтелгән, багаж саклау урыннары булдырылган, Wi-Fi белән җиһазландырылган. Экипаж өчен ял каюталары, душ бүлмәләре, ашау зонасы каралган. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен барлык шартлар да тудырылган.

Яңа «Метеор-2020» теплоходының гомуми пассажирлар сыйдырышлылыгы - 122 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International