Татарстан шифаханәләре – Республика халкына һәм кунакларына хезмәт күрсәтү өлкәсендә минераль чыганакларның, бальнеологик балчыкларның, урман массивларында яки елга һәм күл ярларында чиста һаваның табигый дәвалау үзлекләренә нигезләнгән тәкъдимнәрнең киң спектры хәзинәсе.
Республика шифаханәләре кунакларны югары дәрәҗәдәге сервис һәм уңайлылык белән сөендерүен дәвам итә. Моны Росстатның 2022 елгы мәгълүматлары раслый, алар күрсәтелә торган хезмәтләрдән керемнәрнең шактый артуын күрсәтә. Татарстан шифаханәләре барлыгы 4 780 млн.сум акча эшләгән, бу узган ел белән чагыштырганда 29% күбрәк. Бу күрсәткеч буенча Татарстан шифаханәләре Идел буе федераль округында икенче урында торалар һәм Россиядә җиденче урынга күтәрелделәр.
Уңышның төп факторларының берсе-ял итүнең уртача озынлыгын арттыру. Әгәр 2021 елда ул 9 тәүлек тәшкил итсә, 2022 елда инде 11 тәүлектән артык. Бу Татарстан шифаханәләре кунакларының канәгать калуларын һәм ялын озайтырга әзер булуларын күрсәтә.
Моннан тыш, шифаханәләр үз кунаклары өчен сервисны яхшырту һәм уңайлылыкны арттыру өстендә эшләвен дәвам итә. Күп көч номер фондын яңартуга, туклануны яхшыртуга һәм ялны оештыруга юнәлдерелгән. Болар барысы да кунакларга үзләрен мөмкин кадәр уңайлы хис итәргә һәм ял итүдән максималь ләззәт алырга мөмкинлек бирә.
Республикада 40ка якын шифаханә бар, аларны бер-берсеннән дәвалауның төп профильләре аерып тора, алар арасында йөрәк-кан тамырлары системасын, терәк-хәрәкәт аппаратын, нерв системасын, ашказаны-эчәк трактын, сулыш алу, эндокрин һәм сидек – җенес органнары системаларын, тире авыруларын, гинекологияне, урологияне, онкологияне һәм башка авыруларны дәвалау.
Татарстанның барлык шифаханәләре диярлек республиканың төрле шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында урнашкан, аларда республиканың бай мәдәни мирасының тарихын һәм истәлекле урыннарын өйрәнергә мөмкинлек бирә торган эчке туристлык яхшы үсеш алган, шуңа күрә, сәламәтлекне ныгытырга ниятләп, республика халкы һәм кунаклары төбәкнең милли кухнясы тарихын, мәдәниятен, традицияләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнеп менә дигән ял итү мөмкинлегенә ия.
Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сезгә ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәрләрендә түбәндәге сылтамалар буенча язылырга тәкъдим итәбез:
Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.