Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Агротуризм» грантын алуга конкурс игълан ителде

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Грант авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә исәпләнгән, аларга туристлык үз авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны арттырырга ярдәм итәчәк. Шуны белергә кирәк: туристлыктан кергән гомуми керем авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми кеременең 25% ыннан артмаска тиеш.

Ярдәм күләме хуҗалыкка 3-10 млн сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча авыл туристлыгын үстерү проектларын сайлап алуга кагылышлы тәртип һәм документлар белән танышырга мөмкин:https://agro.tatarstan.ru/razvitie-selskogo-turizma-15052023-31052023.htm

Конкурста катнашу өчен гаризаны 8 майга кадәр бирергә мөмкин.

Барлык кирәкле консультацияләрне, шулай ук документларны әзерләүдә ярдәмне Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36, оф.203 адресы буенча алырга мөмкин. Элемтә телефоны: 8 (843) 292-07-59

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International