17-20 апрельдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Pegas Touristik туроператоры белән берлектә, Россиянең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Иркутск, Архангельск, Вологда һәм Санкт-Петербургтан 30 турист өчен реклама-мәгълүмати тур үткәрде.
Кунаклар Татарстанның истәлекле урыннары һәм туристлык үзәкләре белән танышты. Өч көн эчендә алар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Раифа Богородица ирләр монастыренда, Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар.
Кунаклар шулай ук Бөек Болгарда һәм аның территориясендә урнашкан биш йолдызлы «Kol Gali Resort & Spa» кунакханә комплексында да булдылар.
Бүген Биләр Палас кунакханәсенең конференц-залында Татарстан Республикасының туристлык-рекреацион потенциалы презентацияләнде.