Санкт-Петербургта Татарстанның туристлык потенциалы презентацияләнде

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Петербург партнериаты кысаларында «Халыкара һәм эчке туристлык: үсеш перспективалары» сессиясендә катнашучылар өчен Татарстан Республикасының туристлык-рекреацион потенциалы презентацияләнде.

Презентация кысаларында республиканың төп истәлекле урыннары, туристлар өчен булган инфраструктура һәм Россиядә аналоглары булмаган «Лаеш» туристлык территориясе проектын гамәлгә ашыру планнары турында мәгълүмат тәкъдим ителде, аның кысаларында 73 гектар мәйданда туристларны бөтен сезонга урнаштыру өчен объектлар – 3 һәм 4 йолдызлы кунакханәләр, СПА-үзәкләр, рестораннар, глэмпинглар һәм пляжда ял итү оештырылачак.

Чарада Санкт-Петербург, Коми Республикасы, Свердловск өлкәсе хакимият органнары җитәкчеләре, шулай ук 1000нән артык кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International