Ковид чикләүләренә бәйле 3 еллык тәнәфестән соң Кытай һәм Россия арасында туристлык өлкәсендә үзара хезмәттәшлек яңартыла.
20 мартта Мәскәүдә Владимир Путин белән очрашуда Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Россиянең, үзен яңадан сайлаганнан соң, беренче чит ил булуын ассызыклады, чөнки Россия һәм Кытай бер-берсенә карата иң эре күрше державалар гына түгел, ә һәрьяклап стратегик партнерлар да булып торалар.
Партнерлык мөнәсәбәтләрен яңарту ике ил арасындагы бердәмлекне ныгыту юлында мөһим адым булып тора һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына туры килә.
15 марттан Кытай чит ил гражданнары өчен 2020 елның мартында туктатылган барлык төр визалар бирүне яңартты. Россия һәм Кытай туристларының төркемләп сәяхәтләрен безнең илләргә визасыз бару мөмкинлеге белән яңадан башлау турында сөйләшүләр алып барыла.
Үз чиратында, Кытайның Казандагы Генераль Консуллыгында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашуы булды.
Туристлык өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, туроператорлар өчен турист агымнарын арттыру буенча хезмәттәшлек һәм уртак чаралар үткәрү турында килештеләр.
Исегезгә төшерәбез, КХР Генераль консуллыгы Татарстан башкаласында 2016 елдан бирле эшли. Тиздән консуллыкның үз виза үзәге барлыкка киләчәк.