Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында 2023 елда туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү буенча туры эфир узды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Бүген Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының  https://t.me/tourismRT телеграм-каналында 2023 елда Татарстан Республикасы территориясендә елгалар, күлләр, сусаклагычлар һәм башка су объектлары ярларында пляж оештыру өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү мәсьәләсе буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашында туры эфир узды.

Субсидияләр алуга конкурста катнашуның беренчел шартлары турында сөйләделәр, мәҗбүри конкурс документлары исемлеген әйттеләр, иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирделәр.

Тура эфир язмасын ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының RUTUBE каналында әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://rutube.ru/video/e7ddfe9492b32a454ace7fbbf953a671/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International