Татарстан экскурсоводлары игътибарына! 2 февральдә экскурсоводларны аттестацияләүгә багышланган туры эфир булачак

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2 февральдә 16:00 сәгатьтә ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм  каналында экскурсоводларны аттестацияләүгә багышланган туры эфир узачак. 

Эфир вакытында телдән сорауларга җавап биргәндә иң еш очрый торган хаталар турында әйтеләчәк һәм аттестацияне уңышлы узу буенча киңәшләр биреләчәк. Шулай ук экскурсоводлар аттестация узу процедурасы буенча сораулар да бирә алачак.

 Туры эфирда Экскурсоводлар гильдиясе рәисе Игорь Воронов һәм аттестация комиссиясе әгъзалары катнашачак.

 Туры эфирга әлеге сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://t.me/tourismRT

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International