Гадәттәгечә, ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көнендә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында семинарлар һәм конференцияләр, академия җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар уза.
8-11 февраль көннәрендә Казан федераль университетының Астрономия обсерваториясе Россия фәне көненә багышланган «Балаларга университет музейлары» дигән балалар чараларын оештыра, анда балаларга Кояш системасының кече җисемнәре (кометалар, астероидлар, кече планеталар) турында сөйләячәкләр.
Адресы: Кремль урамы, 18.
Язылу өчен 8-9600-31-01-30 телефоны буенча шалтыратыгыз
Моннан тыш, 11 февральдә Октябрь бистәсендә шәһәр читендәге обсерваториядә ата-аналар белән бергә балаларның гаиләләре белән килүе дә планлаштырыла – Галәмне өйрәнүгә кагылырга теләүчеләрне мавыктыргыч лекцияләр һәм мастер-класслар көтә.
Обсерваториянең адресы: ТР, Октябрь поселогы, АОЭ ур., 7 йорт, 1 корпус
Язылу өчен 8-9869-075-627, 8 (843) 221-34-62 телефоны буенча шалтыратыгыз